«Россиянең йөрәге – Алтын боҗра»: китапханә сәфәре (12+)

26 һәм 27 гыйнварда 16 нчы санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Россиянең йөрәге – Алтын боҗра» дигән китапханә сәфәре уздырды.

Яшь cәяхәтчеләр «Россиянең алтын боҗрасы» исемле танылган туристлар маршруты буенча юл тотты. Чара барышында сәфәрчеләр борынгы сәнгать һәйкәлләре сакланып калган рус шәһәрләре Сергиев Посад, Переславль-Залесский, Ростов, Углич, Ярославль, Кострома, Плёс, Суздаль, Владимир белән танышты. Алар Алтын Боҗраның танылган истәлекле урыннары турында мәгълүмат алды, борынгы рус архитектурасы шедеврлары – Нерлидагы Покров чиркәве һәм Владимир каласының Алтын капкалары, Ростов һәм Суздаль кирмәннәре, Троице-Сергиев лаврасы белән танышты. Балалар рәссам И.Левитанның Плёс шәһәрендә иҗат иткән танылган әсәрләрен искә төшерде, оста куллы костромалыларның агач сыннары һәм Палеха осталарының нәфис сәнгатенә сокланды. Мәктәп укучылары Алтын боҗра шәһәрләренең нәрсә белән дан тотуы турында белеп кенә калмады, ә борынгы рус калаларына тарихи экскурс кылды, зур кызыксыну белән аларның гербларын таныды, «Ыашанам – ышанмыйм» уены сорауларына актив җавап бирде. 

Чара азагында сәяхәтчеләр, китап күргәзмәсе белән танышып, тагын бер кат борынгы шәһәрләрнең матурлыгына соклана алды. 

Поделиться: